Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл торак пунктларындагы хуҗалык-эчү билгеләнешендәге су алу скважиналарын ревизияләү буенча башкарыла торган эшләр кысаларында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лаборатория бүлекләре тарафыннан җир асты суларының сыйфатын тикшерү эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасының мөһим стратегик ресурсы булып пычранудан саклау, сыйфатның вакыт белән тотрыклылыгы, су алу корылмаларын кулланучылар янында урнаштыру һәм азрак чыгымнар белән су алу мөмкинлеге белән бәйле күп кенә өстенлекләре булган төче җир асты сулары тора. Шул ук вакытта төче җир асты суларын куллану мөмкинлеге тиешле эзләү-бәяләү һәм разведка эшләре уздырылып, аларның эксплуатация запасларын бәяләгәннән соң гына билгеләнә ала. Җир асты суларын, аларның сыйфатына карап, эчәргә яраклы һәм техник төче, минераллы дәвалау һәм сәнәгый (гидроминераль) суларына бүләләр.
Кама-Нократ артезиан бассейны Идел буе федераль округы территориясендә иң зур мәйданны били, ул тулысынча Удмурт Республикасы, өлешчә Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Башкортстан һәм Татарстан Республикалары территориясен үз эченә ала.
Бүгенге көндә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораторияләре тарафыннан Татарстан Республикасының Көнчыгыш Кама аръягыннан һәм Көнчыгыш Кама алдыннан алынган һәм китерелгән җир асты суларының сыйфаты буенча – рН, гомуми тимер, аммоний-ион, нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, кальций, гидрокарбонатлар, гомуми катылык, үлчәүле матдәләр, магний, төсләр, пермангант окисьланучанлык, калий һәм натрий, коры калдык, ис һәм марганец буена химик составны билгеләү өчен тикшеренүләр үткәрелә.