Судан һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре 2025 елның 29 һәм 30 апрелендә судан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыруга багышланган семинарлар үткәрәчәк. Алар кысаларында судан файдалану шартнамәләрен һәм карарларын, җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

Семинарлар 2025 елның 29 апрелендә 11:30 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе бинасында (ТР, Буа шәһәре, Роза Люксембург ур., 159 йорт);

 2025 елның 30 апрелендә 11:00 сәгатьтә “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ бинасында (ТР, Казан шәһәре, Космонавтлар ур., 59 нчы йорт, 5 нче  кат, 500.2 каб.) узачак.

Кызыксынган бар кешене семинарларда катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International