Сынау лабораториясе

Төп юнәлешләр:

  • Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт экологик мониторингын (әйләнә-тирә мохиткә дәүләт мониторингын) алып бару.
  • Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасының сыйфатына өзлексез күзәтүләр үткәрү һәм атмосфера һавасының пычрануына автоматик контрольлек станцияләре эшчәнлеген саклап тоту.
  • Региональ дәүләт экологик контроль (күзәтчелек) лаборатор һәм эксперт озатуы.
  • Лаборатория сынаулары үткәрү , шул исәптән табигый (өслектәге, җир асты), агып җыела торган һәм эчәргә яраклы сулардан, атмосфера һавасыннан, туфрак һәм грунтлардан, су төбе калдыкларыннан, калдыклардан пробалар алу.
  • Биотест нәтиҗәләре буенча калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсе буенча куркынычлылык классын билгеләү (Россия Табигать ресурслары министрлыгының «Калдыкларны әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсе буенча куркынычлылыкның I-V классларына кертү критерийларын раслау турында» 04.12.2014 ел, №536 боерыгы нигезендә).
  • Гамәлдәге закон таләпләре нигезендә сынау нәтиҗәләренең бердәмлеген һәм кирәкле төгәллеген тәэмин итү буенча эшләр үткәрү.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International