Учреждение турында

      «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп кору турында» 2020 елның 16 ноябрендәге 1026 номерлы карары нигезендә булдырыла.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесенең хокуклы варисы  булып тора.     

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ оештыручы функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башкара. 

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлегенең төп максаты җир асты байлыкларының торышын күзәтеп тору һәм дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, юридик һәм физик затларны Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларының торышы һәм аның табигый һәм техноген факторлар йогынтысында үзгәрү дәрәҗәсе турында көнүзәк һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ геологик эшләр өлкәсендә квалификацияле белгечләр коллективы – геологлар, гидрогеологлар, геоэкологлар, программистлар, картографлар, экологлар, лаборатория тикшеренүләре өлкәсендә – химиклар, биологлар, инженер-экологлар, лабораторантлар, агрохимиклар, биотехнологлар, метрологлар эшли.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлеге дәүләт йөкләмәсен, дәүләт контрактларын, шулай ук юридик һәм физик затлар белән хуҗалык-шартнамә мөнәсәбәтләрен финанс белән тәэмин итү хисабына гамәлгә ашырыла.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең өстенлекле бурычлары: җир асты суларының ресурс потенциалын бәяләү һәм хуҗалык эшчәнлеге өчен аны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү; куркыныч геологик процессларны фаразлау һәм кисәтү; геологик мәгълүмат ресурслары фондын формалаштыру, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары эшчәнлеген тормышка ашыру өчен кирәкле әйләнә-тирә мохит объектларының торышы һәм пычрануы турында мәгълүмат алу, аларны гомумиләштерү һәм тәртипкә салу (шул исәптән әйләнә-тирәлекнең пычрану чыганакларына һәм табигатьтән файдаланучылар тарафыннан табигатьне саклау законнары үтәлешенә дәүләт экологик күзәтчелеген гамәлгә ашырганда).

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ җир асты байлыкларының торышына дәүләт мониторингын оештыру һәм алып бару, җир асты сулары запасларын бәяләү, цифрлы тематик карталар һәм атласлар булдыру, шулай ук әйләнә-тирә мохит объектларының торышы һәм пычрану дәрәҗәсе турында мәгълүмат алу һәм эшкәртү өлкәсендә күнекмәләргә һәм һөнәри белемнәргә ия.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ составында түбәндәге структур бүлекчәләр бар:

  • җир асты суларына мониторинг үткәрү бүлеге,
  • экзоген геологик процессларны мониторинглау бүлеге;
  • геологик тикшеренүләр, картография, геодезия һәм маркшейдерлык эшләрен алып бару бүлеге;
  • файдалы казылма запасларына экспертиза бүлеге;
  • метрологик тәэмин итү бүлеге;
  • лабораториянең территориаль бүлекләре – Үзәк, Идел-Кама, Идел аръягы, Кама аръягы, Ык яны, Кама яны, Төньяк, Көньяк-Көнчыгыш бүлекләре.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ карамагында Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча цифрлы республика мәгълүмат банкы (РБЦИГН) бар, ул Татарстан Республикасының җир асты байлыклары турында 2000-2020 елларда геологлар хезмәте белән алынган  бәяләп бетергесез мәгълүматка ия. Аның мәгълүмат ресурсының нигезен түбәндәгеләр тәшкил итә:

  • уздырылган ГСР-50, ГСР-200, ЭГГС-200, ЭГГР-50, тематик, геофизик, эзләү-бәяләү һәм разведка эшләре буенча нефть, табигый битум, каты файдалы казылмалар һәм җир асты сулары буенча материаллар;
  • нефть эзләү-разведкалау скважиналары буенча беренчел геологик мәгълүматның электрон архивы, Татарстан Республикасы территориясендә эксплуатацияләнә торган су алу корылмалары һәм төче җир асты сулары чыганаклары буенча мәгълүматлар базасы.

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДПУ эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм төрләре:

  • Татарстан Республикасы территориясендә җир асты сулары торышына дәүләт мониторингы (җир асты сулары, экзоген геологик процесслар);
  • Татарстан Республикасы территориясендә җир асты суларының дәүләт исәбен алып бару (ятмалар, запаслар, гидрогеологик скважиналар, суның сыйфаты);
  • җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия килешүләре таләпләре нигезендә җир асты байлыкларыннан файдалану торышына объектлар мониторингын алып баруны контрольдә тоту;
  • файдалы казылма запаслары буенча Комиссиягә нәтиҗәләр биреп, гамәлдәге су алу корылмаларында җир асты суларының эксплуатацион запасларын бәяләү һәм яңадан бәяләү;
  • җир асты суларын куллану һәм саклау мәсьәләләре буенча гидрогеологик бәяләмәләр төзү һәм бирү;
  • су алу скважиналары паспортларын төзү һәм торгызу;
  • эчәргә яраклы җир асты суларының санитар саклык зоналары чикләрен гидрогеологик нигезләү;
  • мәгълүмати хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү (оператив гаризалар, эксперт бәяләмәләре һәм белешмәләр, лицензия килешүләрен үтәү мониторингы, хокук бозучылар турында мәгълүмат).
  • судан файдалану шартнамәсен төзү һәм су объектын файдалануга бирү турындагы карарны рәсмиләштерү максаты булган юридик һәм физик затлар өчен судан файдалану мәсьәләләре буенча күзәтчелек органнарында документлар эшләү һәм килештерү буенча консультация хезмәтләре күрсәтү;
  • атмосфера һавасы пычрануга автоматлаштырылган контрольлек станцияләре челтәре ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасына өзлексез мониторинг үткәрү;
  • сайлап алынган өслектән, җир асты, агып җыела торган һәм эчәргә яраклы сулардан, атмосфера һавасыннан һәм атмосферага сәнәгый ташландыклардан, туфрак һәм грунтлардан, су төбе утырмаларыннан, калдыклардан, башка әйләнә-тирә мохит объектларыннан алынган пробаларга цифрлы химик анализ үткәрү;
  • җир өслегендә, җир асты, канализация һәм эчә торган суларның, туфраклар һәм грунтларның, төптәге утырмаларның, калдыкларның, башка әйләнә-тирә мохит объектларының агулы булу дәрәҗәсен биотест ысулы белән билгеләү;
  • әйләнә-тирә мохит объектларында хромато-масса-спектрометрия методы белән пычраткыч матдәләрне ачыклау максатыннан сыйфат буенча һәм башка төр анализлар һәм үлчәүләр үткәрү;
  • калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсе буенча куркынычлылык классын билгеләү (Россия Табигать ресурслары министрлыгының «Калдыкларны әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсе буенча куркынычлылыкның I-V классларына кертү критерийларын раслау турында» 04.12.2014 ел, №536 боерыгы нигезендә);
  • «Татарстан Республикасының Экологик картасы» ДМС экологик мониторинг буенча төбәк системасын формалаштыруда һәм алып баруда катнашу;

     «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлегендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары (Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Түбән Идел СБИ), җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затлар (җир асты байлыкларыннан файдаланучылар, судан файдаланучылар һәм башка табигатьтән файдаланучылар) белән хезмәттәшлек итә.

Соңгы яңарту: 2023 елның 18 гыйнвары, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International