Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалануның цифрлы мәгълүмат банкын алып бару кысаларында 15 картографик катлам төзелде. Агымдагы елда тагын 3 өстәмә катлам төзү планлаштырыла:
- “НСПД” геомәгълүмат порталы карталарында күрсәтелгән дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортларның санитар саклау округлары зоналарының 1-3 пояслары чикләре;
- ТР МК 2011 елның 21 декабрендәге 1042 номерлы һәм 2012 елның 29 февралендәге 171 номерлы карарлары нигезендә гомумтаралган файдалы казылмаларны куллану кишәрлекләре;
- федераль һәм төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләре.
Яңа тематик картография катламнары булдыру экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк. Алынган барлык мәгълүмат экологик нормаларның һәм таләпләрнең үтәлешен мониторинглау һәм тикшереп тору өчен кирәк.