Яз көне, гадәттәгечә, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту комплекслы чаралары үткәрелә. Әлеге инициатива кысаларында коллективны берләштерүгә һәм экологик культураны күтәрүгә ярдәм итүче өмәләр оештырылды.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең Идел аръягы территориаль бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә янәшәдәге территорияләрне чистарту экологик акциясендә катнаштылар. Эшләр барышында агач ботаклары, көнкүреш чүп-чарлары, коелган яфраклар җыелды һәм утильләштерелде. Чарада катнашучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә территория чистарып, матурланып калды.