Лабораториянең Идел-Кама бүлеге ай саен Чишмә (Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында), Кече Чирмешән (Әлки һәм Чистай районнарында), Кама (Балык Бистәсе районында) елгаларында һәм Кече Сөлчә (Аксубай районы) елгасындагы буада өслек суларына мониторинг үткәрә. Бүлек хезмәткәрләре һәр кварталда Чистай шәһәрендә Уба, Ржавец һәм Зирекле елгаларында су пробаларын сайлап ала һәм тикшерәләр.
Даими уздырыла торган мониторинг пычрануларны ачыклау, бу пычрану чыганагының үз вакытында бетерү өчен чаралар күрүдә мөһим әһәмияткә ия. Моның өчен ПДК буенча күрсәткечләр артык булган су анализы нәтиҗәләре ТР Экология министрлыгының Идел-Кама бүлеге мониторингы бүлегенә һәм инспекторларына тапшырыла.
Безнең төбәкнең төп су артерияләренең берсе – Чишмә елгасы. Бу республика әһәмиятендәге елга, аның озынлыгы – 259 км. Ул үзенең башлангычын Самара өлкәсеннән ала, ә аның тамагы Куйбышев сусаклагычының Кама култыгына коя. Чишмә елгасы җирле әһәмияттәге транспорт магистрале, шул исәптән нефть промыселы һәм авыл хуҗалыгы объектларын табигый су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы булып тора. Елгада балыклар (чуртан, корбан балыгы, чөгә, чабак), имезүчеләр (кондыз, ондатра, кама) һәм кысласыманнар яши.
Ай саен лаборатория белгечләре суны 16 күрсәткеч: рН, гомуми тимер, марганец, аммоний-ион, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, фосфатлар, эретелгән кислород, ХПК, БПК5, нефть продуктлары, цинк, никель һәм очучан феноллар буенча анализлый.
Эрегән кислород суның сыйфатын характерлаучы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора. Ул сулыкта яшәүче организмнарның тереклек эшчәнлеген тәэмин итә. Балык хуҗалыгы әһәмиятендәге сулыкларда эрегән кислородның микъдары җәйге чорда кимендә 6 мг/дм3 һәм кышкы чорда кимендә 4 мг/дм3 булырга тиеш. Кислородның микъдары температурага, су үсемлекләренә, пычрану дәрәҗәсенә, суның химик составына бәйле.
Елгадагы суга еллык мониторинг нәтиҗәләре эрегән кислородның күләме нормативларга туры килүен һәм 8-11 мг/дм3 чикләрендә булуын күрсәтә. Эрегән кислородның микъдарын билгеләү йодометрик ысул белән башкарыла, ул 1-15 мг/дм3 диапазонында бәяләү үткәрергә мөмкинлек бирә.