Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре -2024» конкурсының «Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2024 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы сынау лабораториясе” кече номинациясендә конкурста җиңүче дип милли аккредитацияләү системасында аккредитацияләү критерийларына һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килүгә аккредитацияләнгән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясе танылды.
Шулай ук метрологларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенциясен күтәрү максатларында «Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы» кече номинациясендә конкурс уздырылды, аның җиңүчесе итеп «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең метрологик тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Ансаф кызы Ногманова танылды.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең өстенлеге булып гидрометеорология өлкәсендә һәм аның белән чиктәш өлкәләрдә эшчәнлек алып баруга лицензия булу тора (проект документациясен әзерләү, төзелеш өчен башкарыла торган инженерлык эзләнүләре барышында гамәлгә ашырыла торган күрсәтелгән эшчәнлектән тыш).
Лаборатория Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт экологик мониторингы белән шөгыльләнә һәм бер үк вакытта коммерция нигезендә эчә торган, табигый, агып төшүче сулар, атмосфера һавасы, туфрак, су төбендәге катламнар һәм калдыклар үрнәкләрен сайлап ала һәм сынаулар үткәрә.
Үз алдына куелган бурычларны хәл итү өчен лаборатория түбәндәге ресурсларга ия:
- квалификацияле белгечләр коллективы;
- югары төгәллектәге лаборатория җиһазлары;
- атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АПКАС);
- 6 күчмә экология лабораториясе (КЭЛ);
- «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносы.
Котлыйбыз!