Юка боз өстендә төп куркыныч - суга төшеп китү. Температурасы 2-3 ° С булган суга төшеп киткән очракта кеше 10-15 минуттан соң үлә.
Гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән очракта боз астына төшеп китү куркынычын булдырмый калырга мөмкин:
- тәүлекнең караңгы вакытында боз өстенә кермәскә;
- боз өстенә аяк, таяк, һәм башкалар белән сукмаска;
- бер-береңә якын хәрәкәт итеп, боз өстеннән сулык аша төркем-төркем йөрмәскә;
- боз өстендә кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез. Боз астына төшеп киткән очракта, чыгар өчен куллар ирекле булырга тиеш.
- боз өстенә кергәндә рюкзакны бер җилкәгә генә асыгыз. Суга төшеп киткән очракта аны ташлап калдыру мөмкинлеге булырга тиеш.
Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!