ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Әстерхан өлкәсенең табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау хезмәте вәкилләре эш сәфәре белән булып киттеләр. «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре атмосфера һавасының пычрануына контрольлек буенча автоматик станцияләрнең һәм күчмә экологик лабораториянең эшен күрсәттеләр, атмосфера һавасының торышын контрольдә тотканда кулланыла торган җиһазларны һәм анализ бара торган матдәләр исемлеген җентекләп яктырттылар.
Һаваның пычрануын анализлау атмосфера һавасы пычрануга 16 автоматик контрольлек станциясе (АСКЗА) ярдәмендә өзлексез режимда башкарыла, ул елына 4 млн.нан артык үлчәм алу мөмкинлеген бирә. АСКЗА аша алынган мәгълүматлар онлайн режимда «Татарстан Республикасының Экологик картасы» ДМС системасына тапшырыла. Мониторинг үткәрү, шулай ук атмосфера һавасының канәгатьләндерерлек булмавына карата, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре кергәндә дә, оператив җавап бирү өчен автоматик җиһазлар, АСКЗА җиһазларына охшаган 6 күчмә экологик лаборатория кулланыла.
Әстерханның табигатьтән файдалану хезмәтенең экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Олег Филиппов Татарстанның тәҗрибәсе, һичшиксез, алдагы эштә кирәк булачак дип билгеләп үтте. Хәзер Әстерханда АСКЗА һәм күчмә лабораторияләрне эшкә кертергә ниятлиләр.