Әйләнә-тирә мохит торышын бәяләү коралы буларак экологик мониторинг

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Экологик мониторинг әйләнә-тирә мохит торышындагы үзгәрешләрне күзәтүгә, бәяләүгә һәм фаразлауга юнәлдерелгән мәгълүмат системасы. Аның төп максаты -табигать процессларына антропоген йогынтыны ачыклау.

Экологик мониторингның төп бурычлары:

- әйләнә-тирә мохитнең торышы турында мәгълүмат җыю һәм аны системалаштыру;

- мәгълүматлар базасын булдыру һәм яңарту;

- хисапларны таблица, график һәм карталар рәвешендә әзерләү;

- мәгълүмат җыю ысулларын эшләү һәм яхшырту;

- әйләнә-тирә мохитнең агымдагы торышын бәяләү;

- үзгәрешләрнең сәбәпләрен анализлау;

- үзгәрешләрне фаразлау;

- карарлар кабул итү өчен мәгълүмат бирү;

- кызыксынган якларга мәгълүмат бирү.

Экологик мониторингны дәүләт учреждениеләре дә, хосусый оешмалар да үткәрә. Татарстан Республикасында бу эшне «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ башкара.

Ул түбәндәге юнәлешләр буенча системалы тикшеренүләр үткәрә:

- өске суларны мониторинглау

- атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту

- су төбендәге катламнарның торышын анализлау

- туфрак катламын тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International