Бүген Мәскәүдә «РОССИЯДӘ ЭКОМОНИТОРИНГ» Бөтенроссия форум-күргәзмәсенең икенче көне уза, анда «ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре катнаша.
АРЭМ форумы илебездә экологик мониторингның югары технологияле системасын үстерү буенча барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, бизнесның һәм җәмәгатьчелекнең көчләрен һәм мөмкинлекләрен берләштерүгә, үзебезнең ил җиһазларының, программа тәэминатының һәм аны алып бару өчен сервисларның иң яхшы үрнәкләрен алга җибәрүгә, «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Форум программасы кысаларында пленар һәм панель сессияләр уздырыла. Региональ экомониторингны стандартлаштыру һәм үстерү, күзәтүләр системаларын цифрлаштыру, атмосфера һавасын һәм су тирәлекләрен мониторинглау, сәнәгать калдыкларын чыгаруга контроль дискуссиянең төп темалары булып тора.
Шулай ук катнашучылар өчен экомониторинг системалары өчен каралган җиһазлар һәм эшләнмәләр күргәзмәсе һәм «Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системаларын төзү һәм эксплуатацияләү» семинарында катнашу өчен «Мособлэкомониторинг» МБ ДКУда булу оештырылды.