Ык буе бүлеге лабораториясе белгечләре түләүле хезмәтләр күрсәтү кысаларында, шулай ук дәүләт йөкләмәсе кысаларында эчәргә яраклы суның химик составын даими тикшереп торалар.
Су безнең тормышыбызның мөһим элементы һәм аның сыйфаты кеше сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Су сыйфатының төп күрсәткечләреннән берсе - коры калдык. Бу параметр суда эрегән минераль матдәләр микъдарын чагылдыра. СанПиН 1.2.3685-21 нигезендә, Россиядә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдәге эчә торган суда коры калдык микъдары 1000 мг/лдан артмаска тиеш.
Коры калдык нормадан артып киткән очракта, су өстәмә чистартуны таләп итә. Фильтрлау ысулын сайлаганда коры калдык дәрәҗәсен генә түгел, катнашмаларның сыйфат составын да исәпкә алырга кирәк, чөнки төрле матдәләрне бетерү өчен төрле технологияләр кулланыла.
Ык буе бүлегенең лаборатория шартларында коры калдыкның масса концентрациясен билгеләү өчен ПНД Ф 14.1:2:3:4.114-2023 белән регламентланган гравиметрик ысул кулланыла. Әлеге ысул фильтрланган үрнәкнең аликвотасын парга әйләндерүне һәм калдыкны (105±2) °C температурада даими массага кадәр киптерүне үз эченә ала. Концентрация табылган коры калдык массасының суның башлангыч үрнәге күләменә нисбәте буларак исәпләнә.