Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш өлешенә мониторинг

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлегендә түбәндәге су объектларында табигый җир өсте сулары сыйфатына даими рәвештә мониторинг үткәрелә:

· Бөгелмә районында ага торган Зәй елгасы

· Әлмәт һәм Бөгелмә районнары территориясендә ага торган Дала Зәе елгасы

· Лениногорск районының Сарабиккол авылы янында урнашкан Чишмә елгасы

· Нурлат районында ага торган Олы Чирмешән елгасы.

Су үрнәкләре урынның GPS-координаталарын мәҗбүри рәвештә теркәп алына. Тикшеренүләр расланган үлчәү методикалары (МИ) нигезендә үткәрелә. Мониторинг барышында су сыйфатының pH, эретелгән кислород, нитрит-ион, нитрат-ион, хлорид-ион, аммоний-ион кебек төрле күрсәткечләре өйрәнелә.

Аммоний ионнарының масса концентрациясендә төп күрсәткечләрнең берсе ПНД Ф 14.1:2:4.262-10 нигезендә фотометрик метод белән билгеләнә торган алымы тора.  

Табигый суларда аммоний-ион аз микъдарда була, бу органик организмнарның һәм аларның тереклек эшчәнлеге продуктларының таркалуына бәйле.

Сулыкларга аммоний ионнары керүнең төп чыганаклары булып терлекчелек хуҗалыклары, хуҗалык-көнкүреш агынты сулары, авыл хуҗалыгының ашламалар кулланыла торган җирләреннән агып төшүче сулар, шулай ук азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең агынты сулары һәм башкалар тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International