«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең Төньяк бүлеге үз эшчәнлеге кысаларында даими рәвештә су объектларының сыйфатына мониторинг үткәрә. Бүлек хезмәткәрләре Казансу, Нократ, Шушма, Мишә, Күлтәс һәм Кесмәс елгаларыннан су үрнәкләрен алып тикшерәләр.
Суның сыйфатын характерлаучы төп күрсәткечләрнең берсе - марганец микъдары. Марганец - табигатьтә бөтен җирдә булган, шул исәптән кеше организмында да очрый торган киң таралган элемент.
Марганецның табигый суларга керү чыганакларының берсе - тау токымнарыннан марганец юылып чыгу. Ул шулай ук кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә, мәсәлән, төрле предприятиеләр калдыкларын агызганда яки авыл хуҗалыгында ашламалар кулланганда да керергә мөмкин. Марганец зәңгәрсу-яшел суүсемнәр һәм башка су үсемлекләре, хайваннар таркалганда да күп күләмдә хасил була.
Төньяк бүлек лабораториясендә марганецның масса концентрациясен билгеләүнең марганец (II) ионнарының катализатор булып торучы көмеш ионнары катнашында аммоний персульфаты ярдәмендә азот кислоталы тирәлектә перманганат - ионнарга микъдар оксидлашуына нигезләнгән ысулы эшләнгән. Табылган кызыл-шәмәхә эремәнең оптик тыгызлыгын төгәл нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә торган UNICO-1201 спектрофотометрында үлчиләр.