Татарстан Республикасы «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ тарафыннан өйрәнелә торган файдалы казылмалар арасында аллювиаль чыгышлы ком һәм чуерташ аерым урын алып тора. Күпмаксатлы билгеләнеше аркасында аларга кулланучылар арасында һәрвакыт ихтыяҗ зур. Ком һәм чуерташ нигездә төзелеш материаллары сыйфатында кулланыла. Алар төзелеш эремәләре, бетон, асфальт-бетон һәм битумоминераль катнашмалар җитештерүдә төп чимал булып торалар. Автомобиль юллар һәм тимер юлларның балласт катламында күп микъдарда ком һәм чуерташ кулланыла. Ком силикат кирпеч җитештерүдә дә кулланыла.
Ком һәм чуерташ - көпшәк токымнар, алар төрле дәрәҗәдәге бөртекле минераллар һәм тау токымнары ватыклары катнашмасыннан гыйбарәт. Безнең классификциядә һәм чит ил классификацияләрендә 0,05 мм дан 2,0 мм га кадәр зурлыктагы бөртекләрне комлы дип, 2,0 мм дан 10,0 мм га кадәр зурлыктагы бөртекләрне чуерташ дип атыйлар. Халык хуҗалыгының ком һәм чуерташ кулланган төрле тармакларында үз классификацияләре бар. Әгәр гомуми массада ком кисәкчәләре зурлыгы 5,0 мм дан зуррак булган ватыклар саны 7-15% тәшкил итсә, ул вак ташлы ком дип атала, 15% тан артык булса - чуерташлы ком катнашмасы дип һәм 30% тан артык булса - ком-чуерташ катнашмасы дип атала. Төрле фракцияләрнең зурлыгы бертөрле яки үзара якын булганда, комны төрле бөртекле дип атыйлар.
Республика балансы нигезендә ком һәм чуерташ запасларын исәпкә алу өч категория буенча башкарыла: ком-чуерташ материаллар, бетон һәм силикат әйберләр өчен ком, юл төзелеше өчен ком һәм комлы-балчыклы материаллар.