Татарстан Республикасы җир асты байлыклары алар нигезендә республика икътисадының төзелеш комына һәм силикатка, баетылган ком-вак таш катнашмасына, керамик кирпечкә, керамзит вак ташка, төзелеш известына, төзелеш вак ташына, известьташ онына ихтыяҗын тулысынча яисә өлешчә тәэмин итү оештырылган гомумтаралган файдалы казылмаларның шактый киң спектрын колачлый.
Икътисад тармакларының ихтыяҗларын минерал чимал белән тәэмин итү өчен гамәлдәге предприятиеләрнең чимал базасын киңәйтү дә, аны яңа производстволарны оештыру өчен торгызу да кирәк. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру бүленмәгән җир асты байлыклары фонды объектларын, шулай ук файдалы казылмаларның расланган запаслары булмаган ятмаларны лицензияләүгә һәм үзләштерүгә әзерләү белән бәйле.
Ирешелгән дәрәҗәне саклау минерал-чимал ресурсларын баланслы үстерүне һәм файдалануны тәэмин итү өчен җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләүнең дәүләт системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да арттыруны таләп итә.
Җир асты байлыклары фондын үстерү юлларын, минерал-чимал базасын геологик өйрәнү һәм торгызу программаларын гамәлгә ашыру һәм, ахыр чиктә, Татарстан Республикасы бюджетына акчалар керү мөмкинлекләрен билгели торган төп документ - проектын ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы формалаштыра торган Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ ел саен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә кертүгә әзерләү өчен тикшерү эшләре алып бара, шуның белән җир асты байлыклары фондын үстерү эшенә үз өлешен кертә.