Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суыткычтан файдалану кагыйдәләрен искәртә.
Суыткычның арткы стенасын елга 2 тапкыр тузаннан чистартыгыз. Моның өчен тузан суырткыч яки йомшак щетка кулланыгыз.
Суыткыч ишеге җиңелчә ябып җибәргән очракта да тыгыз итеп ябылырга тиеш. Ишек тиешенчә ябылмаса, сервис үзәгенә мөрәҗәгать итегез.
Электрүткәргечнең торышын күзәтегез. Әгәр җайланманың сыйфатына шик бар икән, суыткычны киеренкелек стабилизаторына тоташтырыгыз.
Электр челтәре тоташтыргычларының: розеткаларның, тройникларның торышын тикшереп торыгыз. Әгәр эрү эзләре яки янган ис сизелсә, кичекмәстән алмаштырыгыз. Моннан тыш, челтәргә тоташу шнурының торышына да игътибар итегез. Корпуста һәм изоляциядә зыян килгән урыннар булмаска тиеш. Штепсель чәнечкесе бик нык җылынганда, мастерга мөрәҗәгать итегез.
Әгәр суыткычның металл өслеге белән контактта вакыт-вакыт чеметтерү сизелә икән, бу аның янып китү ихтималына беренче сигнал. Ашыгыч рәвештә сервис үзәгенә мөрәҗәгать итегез.
Суыткычны җылыту приборлары янына куймаска тырышыгыз. Суыткыч кояш нурлары туры төшми торган күләгәлерәк урында торса яхшырак.
Суыткычка кайнар ризыклар куймагыз. Суыткычка сакларга куяр алдыннан азык табигый рәвештә суынырга тиеш.