Салкын көннәр башлану белән торак йортларда янгыннар саны арта. Җылыту сезоны чорында аларның барлыкка килүенең иң еш сәбәпләреннән берсе -җылыту системасының төзек булмавы, җылыту җиһазларының дөрес урнаштырылмавы, шулай ук мичләрнең дөрес файдаланылмавы.
Салкын кичләрдә өегездә җылы гына түгел, куркынычсыз да булсын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Ягылган мичләрне, кабызылган керосинкаларны, керогазларны, примусларны, кабызылган электр җылыту һәм газ приборларын караусыз калдырмагыз.
Бер үк вакытта электр челтәренә электр энергиясен артык күп кулланучы берничә куәтле приборны (электр плитәсе, электр камины, чәйнек һ.б.) кялгамагыз.
Кулдан ясалган стандарт булмаган җылыту приборларын кулланмагыз.
Барлык электр көнкүреш приборларының төзеклеген күзәтеп торыгыз.
Газ приборларын караусыз калдырмагыз. Киемнәрне газ плитәсе өстендә киптермәгез.
Җылыту приборларын кулланганда төзек булмаган изоляцияле электрүткәргечтән файдаланмагыз.
Электр җылыту приборларын янып китәргә мөмкин булган предметлар янына урнаштырмагыз.
Өйдән чыгып киткәндә барлык электр җылыту приборларын сүндерергә онытмагыз. Мичләрне яндыру өчен бензин, керосин һәм җиңел кабынучан башка сыеклыклар кулланмагыз.
Мич тишегеннән мебельгә, урын-җиргә һәм янып китәргә мөмкин булган башка приборларга кадәр ара 1,25 м дан ким булмаска тиеш.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Янгынга каршы чараларны үтәү сезнең йортта янгын куркынычын сизелерлек киметә.