Сусаклагычларның битләүләре даими рәвештә дулкыннар энергиясе һәм яр буе агымнары тәэсирендә булаа һәм алар су өсте тигезлегенең төрле торышларында битләүне эшкәртеп торалар. Абразион һәм аккумулятив процесслар тәэсирендә сусаклагыч ярлары трансформацияләнә. Яр буе процесслары сусаклагычларда аеруча ачык күренә, анда ярлар формалашу процессы яңа гидрологик һәм гидродинамик шартларда бара.
Сусаклагычларда абразион процесс төрле сәбәпләр аркасында үсеш ала. Аларның берсе - җил дулкынының түбәндәге схема буенча тәэсире: яр итәген юып, дулкыннар китерерлек куышлар хасил булу, аларның зураюы һәм ярның өске өлешенең туфрак-үсемлек катламы белән ишелеп төшүе. Абразион - ишелмәле ярның үзенчәлекле билгеләре булып ярның текәлеге, дулкыннар бәрә торган куышлар, дулкынлану зоналары, тирән яр буендагы суның сайлыгы тора. Су дәрәҗәсенең тотрыксыз режимы булган сусаклагычларда абразион ярның баскычлы профиле формалаша.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ күзәткән Куйбышев сусаклагычында абразион процессларның ачык мисалларыннан берсе - Лаеш районының шул ук исемдәге авылында урнашкан «Шуран» участогы.