Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаджетлардан файдалану кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаджетлар белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

ТЕЛЕФОН ШАРТЛАМАСЫН ӨЧЕН:

- телефоныгызны кояшта яки җылыту приборлары янында калдырмагыз;

-  аны мендәр астына салмагыз, юрган яки башка әйберләр белән капламагыз. Бигрәк тә телефон зарядкада торса;

- уеннарны өзлексез уйнамагыз! Телефонның җылынуын сизәсез - аңа суынырга ирек бирегез;

- телефонны бик түбән температурада кулланмагыз, бу вакытта телефонның заряды кискен кими. Аккумуляторда микро-ярыклар барлыкка килә -литийның агып чыгу куркынычы туа - телефон артык җылынганда яну куркынычы арта;

- телефонны чалбарның арткы кесәсендә йөртмәгез. Корпус белән бергә аккумулятор да деформацияләнергә мөмкин.

ТЕЛЕФОН ЗАРЯДКАДА БУЛГАНДА:

 - арзанлы зарядкалау җайланмаларын кулланмагыз, хәтта инде унны югалткан булсагыз да. Сертификацияләнмәгән җайланмалар аккумуляторның зарарлануына һәм аның януына китерә;

- зарядкадагы телефон - шул ук электр приборы. Аны караучысыз калдырмагыз, зарядка беткәч, чыбыкны розеткадан чыгарыгыз.

 - телефонга тоташтырылмаган зарядка җайланмасы һәрвакыт энергия сарыф итә! Әгәр дә ул розеткада даими тора икән, энергиянең 95% ы җайланманың үзен җылыту өчен кулланыла. Зарядкалау җайланмасы төзек булмаган яки түбән сыйфатлы булган очракта, кыска ялгану вакытында прибор янып, янгын чыгарыр дигән ихтималлык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International