Татарстан – «Экология» милли проектының актив катнашучысы һәм күп кенә күрсәткечләр буенча лидер. Бу хакта бүген журналистлар белән зур матбугат конференциясе кысаларында экология министры Александр Шадриков сөйләде.

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында экология темасына зур матбугат конференциясе узды.

Чыгышы башында ук министр Татарстан җитәкчелегенең экологик иминлеккә һәм табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. 6 ел эчендә Татарстанда табигатьне саклау чараларына 60 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 65 млрд сумлык зыян булдырылмый калган. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган “Экология” милли проекты кысаларында республикада «Экология» милли проекты буенча 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 млрд сум юнәлдерелгән. Бу «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» кебек федераль проектлар буенча эш. Александр Шадриков «Экология» проекты эшләү чорында гамәлгә ашырылган эшләр һәм программалар турында җентекләбрәк сөйләде.

Әйтик, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2 эре чүплек рекультивацияләнгән – бу Прости авылындагы чүплек һәм Самосырово полигоны.

«Элек ничек булды һәм хәзер ничек булуы күренеп тора. Чүплек урынына - бүгенге көндә яшел калкулык. Һәм иң мөһиме, безнең алда актив дегазация системасын кертеп проектны башкару бурычы тора иде. Өйрәнелгән һәм гамәлгә кертелгән технологияләр ярдәмендә әлеге проект гамәлгә ашырылды. Чүплек газы 20-25 ел дәвамында 1,5 мВт электр энергиясе бирә алачак», - дип хәбәр итте Татарстан ведомствосы башлыгы.

«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча гомуми суммасы 2,6 млрд сумлык 12 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде. 2021 елдан Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланды. 2021-2024 елларга чараны гамәлгә ашыруга 7,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,1 млрд сум.

Шулай ук 2021 елдан Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында урнашкан зур экологик зыян объектын бетерү – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләре башланды. Проектны гамәлгә ашыруның башлангыч срогы - 2024 ел. Әмма, объектив сәбәпләр аркасында, проектны гамәлгә ашыру вакыты Россия Табигать министрлыгы белән килештереп, 2025 елга күчерелде.

«KPI үтәү өчен, ул гамәлгә ашырылсын өчен, без бу проектны 2025 елга күчерәбез. Аны күчерүнең объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, кыш көнендәге аномаль һава шартлары. Без сезнең белән күпме явым-төшем, күпме кар булуын хәтерлибез. Кар күп эрү нәтиҗәсендә инде принципта суыртылган һәм геотублар урнаштырылган карталар тулып беткән. Проектта салынган дренаж системасы моңа исәпләнелмәгән. Һәм икенче сәбәп, проектта башта салынган чит ил флокулянтын үзебезнең аналогка алыштыру. Кызганычка каршы, аналогта суны чыгару тизлеге проект буенча алдан салынганнан 25 тапкырга кимрәк» - дип сөйләде экология министры бу проект турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International