Татарстанга тагын 10 лачын -балобан чебие китерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кызыл китапка кертелгән кошларны тергезү проекты дәвам итә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Татарстан Экология министрлыгының лачын - балобанның Идел-Кама популяциясен торгызу проекты дәвам итә.

2023 елның июнендә лачын - балобанның 10 чебие республиканың Кама Тамагы районына китерелә, анда алар волонтерлар һәм галим-орнитологлар саклавында һәм күзәтүендә торып, соңрак кыргый табигатькә чыгарыла.

2024 елда проект дәвам итә. Проектның төп этаплары булып «Сапсан» питомнигыннан (Мәскәү өлкәсе) 10 чебине китерү, волонтерлар лагерен төзү, дистанцион күзәтү өчен хэкта видеоконтроль оештыру тора.

«Быел без Кама Тамагы районында шул ук җирдә лачын-балобаннар популяциясен торгызу проектын дәвам итәбез. Бирегә инде безнең кечкенә чебиләр килде, аларны озак вакыт дәвамында КФУ волонтерлары караячак»,-дип билгеләп үтте журналистлар өчен матбугат туры кысаларында экология министры урынбасары Ольга Манидичева.

Проект «СИБУР» компаниясенең грант системасы ярдәме белән, шулай ук Россия Табигать министрлыгы тарафыннан югары бәяләнү нәтиҗәсендә дәвам итә.

«Безгә Россия Табигать министрлыгы ярдәм итә, алар бүген дә безнең илдә Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайван төрләрен торгызу өчен бик күп эш башкара. Бу комплекслы проект, монда фән дә, бизнес та, безнең волонтерлар да, җирле үзидарә органнары да катнаша. Бу безгә үсеш алырга, алга барырга, киләчәккә карарга һәм яңа проектлар турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган синергия», - дип сөйләде журналистларга Татарстан экология министры урынбасары.

Ул узган ел кошлар очыртып җибәрелгәннән соң аларның икесенең Россия Федерациясеннән читтә - берсе Согуд Гарәбстанында, икенчесе Пакыстанда очрауларын да өстәде ул. Быел волонтерларның бурычларының берсе - 2023 елда очыртылган кошларның Татарстанга әйләнеп кайтуын теркәү һәм кайдалыкларын билгеләү.

«Экология» милли проекты кысаларында бөтен илебез буенча биологик төрлелекне саклау тәэмин ителә. Моның өчен тыюлыклар, милли парклар, заказниклар булдырыла. Милли проект кысаларында сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, үсемлекләр төрләренә аерым игътибар бирелә. Без лачын - балобанны проектларның берсенә кертү мәсьәләсен карыйбыз, бу шул исәптән әлеге кошларны саклау федераль ярдәм һәм финанслау алсын өчен дә кирәк. Без бу төрне саклау өчен аерым концепция булдыра һәм мониторингка күбрәк игътибар бирә дә алыр идек, чөнки бу тарихи төр элек Россиядә булган һәм аның популяциясен торгызырга телибез», - дип сөйләде Аеруча сакланучы табигый территорияләр үсеше өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Алексей Тихненко.

«Без Татарстан Республикасы проектларына ярдәм итәргә һәрчак шат. Без инде икенче ел Татарстанда биологик төрлелекне саклау проектын гамәлгә ашыруда катнашабыз. Узган ел без лачын-балобан популяциясен торгызу проектын хупладык, 10 чеби чыгарылды. Быел без бу гамәлне кабатлыйбыз һәм шулай ук 10 чеби иреккә чыгарылачак. Без экология өчен уңай нәтиҗә бирә торган проектларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - дип билгеләп үтте «Казаноргсинтез» ААҖ баш экологы Александр Жалюк.

Проектта шулай ук А.И. Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фонды, «Сапсан» сирәк очрый торган кошларны саклау төбәк иҗтимагый фонды,  Казан (Идел буе) федераль университеты, галим-орнитологлар һәм проектның яңа партнеры - Казан зооботаника бакчасы катнаша.

Быелның яңалыгы Казан зооботаника бакчасы белгечләренең кошлар чыгаруда катнашуы, аларның торышын контрольдә тотуы, ә Казан зооботаника бакчасы вольерларында Татарстан Республикасында парлар булдыру һәм чебиләр чыгару өчен 4 өлкән кош урнаштырылуы булды.

«Без бу проектта катнашабыз, чөнки зоопаркның төп бурычларының берсе -сирәк төрләрнең биологик төрлелеген һәм реинтродукциясен саклау. Хәзерге вакытта без лачын- балобонның 4 баласын алдык, алар бездә үсәрләр дип өметләнәбез. Хәзер алар инде җайлашкан, ашыйлар. Киләчәктә дә табигый мохиткә чыгарылачак нәсел алырбыз дип өметләнәбез. Биш-ун чеби чыгартып алырга мөмкин», - дип сөйләде Казан зооботаника бакчасы директоры урынбасары Александр Малев. 

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгының лачын-балобанны реинтродукцияләү проекты «Ышанычлы партнер - Экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүче, шулай ук «Бәллүр компас» премиясе финалисты булды.

Белешмә өчен: лачын-балобан - Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кош. Татарстан Экология министрлыгы, волонтерларны җәлеп итеп һәм СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы” конкурсы гранты ярдәме белән, 2023 елда Идел - Кама лачын -балобан популяциясен торгызу буенча пилот проектын гамәлгә ашыра башлады. Соңгы тапкыр аның оясы 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International