«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Республикасы территориясендә барган куркыныч экзоген процессларга мониторинг үткәрә. Күзәтү объектларының берсе – убылмалар.
Убылма табигый характердагы гадәттән тыш хәл булып тора, аның барышында йомшак токымнар массасы битләүдән аерыла һәм, авырлык көченә буйсынып, түбәнгә ишелеп төшә, шул ук вакытта бербөтен булып кала һәм үзәне белән бәйләнешне югалтмый.
Убылу тизлеге төрле булырга мөмкин: бик түбән дә була ала, бу вакытта җир хәрәкәте кеше өчен сизелми, мәсәлән, бер ел эчендә ярты метр тирәсендә секундына 3 метр була ала. Убылу вакыйгасы тизрәк барган саен, ул шуның кадәр куркынычрак: кешеләрнең эвакуациягә вакыты калмый.
Биш убылманың дүртесе кеше эшчәнлеге аркасында була. Безнең төбәктә убылмалар өчен еш кына түбәндәгеләр сәбәпче була:
- урманнарны кисү;
- торак пунктларда дренаж системалары булмау;
- су белән тәэмин итү системаларыннан күп күләмдә авария нәтиҗәсендә су түгелү;
- инженер-геологик хәлне исәпкә алмаган шәхси төзелеш һәм хуҗалык эшчәнлеге.
Убылмалар барлыкка килүнең табигый сәбәпләре булып су белән бер үк вакытта юылу һәм артык дымлану һәм битләүләрне сусаклагыч яки елга белән юдыру күренешләре тора.
Еш кына яңгырдан яки күп кар эрегәннән соң да убылмалар барлыкка килә. Су белән тулган туфрак майлагыч ролен үти, һәм таш утырма аска тәгәри башлый.
Кешеләр корбан булмасын һәм зыяннан саклану өчен кисәтү чаралары ярдәм итә. Алар арасында:
- елга һәм күл ярларын ныгыту,
- юеш балчыкларны корыту,
- дренаж эшләре,
- кыяларга үсентеләр утырту,
- кыяларны субайлар белән ныгыту.