Лабораториянең үзәк бүлеге тарафыннан экологик мониторинг

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге даими рәвештә экологик мониторинг үткәрә. Хезмәткәрләр табигый җир өстендәге сулар, туфрак, төптәге утырмалар һәм атмосфера һавасы буенча үрнәкләр алып, аларга анализ үткәрәләр. Ай саен расланган мониторинг программасы нигезендә урынга чыгулар башкарыла. Лаборатория белгечләре табигый су һәм атмосфера һавасының төрле күрсәткечләренә анализ үткәрәләр.

Лабораториянең үзәк бүлеге табигый (җир өстендәге, җир астындагы), агынты һәм эчәр сулар, атмосфера һавасы, туфрак һәм грунт, төп утырмалары һәм төрле калдыкларның үрнәкләрен сайлап алып, аларга шулай ук анализ үткәрә.

Эчә торган (җир асты) суларның тулы химик анализын тәэмин итү өчен эшчәнлек өлкәсен киңәйтүгә әзерлек эшләре, шул исәптән радиологик тикшеренүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International