Арча шәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларын эзләү

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Арча муниципаль районында булачак бораулау кишәрлекләрен тикшерделәр. Эшләр Арча шәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганагын нигезләү максатында башкарыла.

Бораулау эшләрен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Югары һәм Түбән Курса, Югары Масра һәм Иске Муй торак пунктлары янында «Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында заманча җайланмалар кулланып башкарачаклар.

Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча сулы горизонтларның тирәнлеге билгеләнәчәк һәм җир асты сулары запасларына бәя биреләчәк. Проект халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итүне гомумән яхшырту өчен тәкъдим ителгән. Бу эшләр Арча шәһәрендә яшәүче 23 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International