Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 30 чара гамәлгә ашырылган

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

2019 елдан Татарстанда «Экология» илкүләм проектының 6 федераль проекты кысаларында 30 табигать саклау чарасы үтәлгән. Бу хакта бүген брифингта экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Республика 6 федераль проектта катнашкан: «Иделне савыктыру», «Уникаль су объектларын саклау», «Чиста су», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «ККК белән эш итүнең комплекслы системасы». Алдагы ике елга тагын 8 чара каралган.  

Министр ассызыклаганча, табигатьне саклау эшчәнлегенең төп максаты – халыкның экологик иминлеге. «Бүген 2023 елга гына түгел, гомумән, ил Президенты Владимир Владимирович Путинның илкүләм проектларның нигезе булган май Указларына кул куйган көннән алып узган 6 елга да йомгак ясыйбыз.  2018 елда дәүләт башлыгы тормышның яңа сыйфатын тәэмин итү бурычын куйды һәм моның өчен «хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары, гражданлык җәмгыяте һәм, әлбәттә, бизнес вәкилләренең тырышлыкларын берләштерү» кирәклеген ассызыклады», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының табигатьне саклау чараларына 6 ел эчендә 60,5 млрд сум акча юнәлтелгән. 65 млрд сумнан артык зыян булдырылмый калынган. 
Татарстанның экология буенча казанышларын республикага эш визиты вакытында Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко билгеләп үтте: «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында тора», – диде.
 Төбәктә бөтен ил өчен сынау проектлары гамәлгә ашырыла. 2023 елда «Иделне савыктыру» проекты буенча Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Озерное нефть ятмасының эшләми торган торба үткәргечләрен демонтажлау эшләре тәмамланды. Гамәлгә ашыру бәясе 930,5 млн.сум тәшкил итә. Елга төбеннән 24 километр озынлыгында борынгы торбалар күтәрелгән.
  «Чиста ил» проекты кысаларында Самосыр полигонын рекультивацияләү эшләре тәмамланды. Эшләр 2021 елдан алып барылган. Федераль проект ярдәмендә 350 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга ирешелгән. Рекультивация актив дегазация системасын кертеп алып барылган. Энергия җайланмасы электр энергиясе җитештерүгә әзер.
Соңгы берничә елда йомгак ясап, экология министры тагын бер кат ассызыклаганча, «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә республикада яшәүче 2,7 млн кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.

 «Без башка нәтиҗәләрне дә күрәбез: 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан экологик критерийлар буенча ESG-критерийларга туры килү рейтингында беренче урынны алды. Рейтингны Илкүләм агентлык һәм Михаил Ломоносов исемендәге МДУ экспертлары төзегән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү белән бергә лидерлар рәтендә.  Тагын бер кат ассызыклыйм – дәүләт хакимияте, фән, бизнес һәм халык органнарының системалы консолидацияләнгән эше шундый нәтиҗәгә китерде», – дип йомгаклады Александр Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International