«Татарстан – казанышлар республикасы» автобус туры кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан казанышлары турында сөйләячәкләр

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген республикада районнар буенча «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус туры старт алды. Автобус туры кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Халыкка район, республика һәм илнең уңышлары һәм казанышлары турында сөйләячәкләр. 1 мартка кадәр автобус Татарстанның 29 районында булачак. Тур кысаларында узачак панель дискуссияләрдә танылган сәясәтчеләр, тармак министрлары һәм район хакимияте вәкилләре катнашачак. 22 гыйнварда спикер сыйфатында экология министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясаячак. Нурлат районында ул республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган сынау проектлары турында сөйләячәк. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Республика традицион рәвештә 4 федераль проектта катнашты – бу «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыручы өчен 3,5 млрд.сум акча юнәлтелгән. 2,8 миллиард сумы – федераль акчалар. 2023 елда Самосыр каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү эшләре тәмамланды. Бу сынау проекты иде, рекультивация актив дегазация системасын кертеп гамәлгә ашырылды. Проектны гамәлгә ашыру вакыты – 2021-2023 еллар, рекультивация буенча чаралар бәясе – 872,2 млн.сум. Проект ярдәмендә 343 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылган. Шулай ук Татарстанда тагын бер сынау проекты төгәлләнде – бу Озерное нефть ятмасының эшләми торган торбаүткәргечен сүтү. Демонтаж тулысынча тәмамланган, 23,7 км торба күтәрелгән. Гамәлгә ашыру бәясе 930,5 млн.сум тәшкил итә.

Гомумән алганда, 2023 елда экологик чараларга 10 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, шул исәптән 5,8 миллиард сумы – предприятиеләр акчалары. Республика күп еллар бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора. Быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3 чара буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бу – Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук Саба районының Шәмәрдән авылында нефть белән пычрану аркасында бозылган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү эшләре тәмамланачак. Шулай ук Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча быел 2030 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган су объектларын сәламәтләндерү буенча яңа федераль проект формалаштырыла. Проектны әзерләү кысаларында Татарстаннан 29 су объектын экологик савыктыру һәм 17 чистарту корылмасын реконструкцияләү буенча чаралар исемлеге төзелгән һәм җибәрелгән. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда 100 артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар әһәмиятлеләре булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International