Соңгы алты елда республиканың табигатьне саклау чараларына 60,5 миллиард сум акча юнәлтелгән – бу мәгълүматларны ТР экология министры Александр Шадриков «Татарстан Онлайн» тапшыруының туры эфирында китерде. Шулардан бюджет финанслары күләме 24,9 млрд сум тәшкил итә. 65 млрд сумнан артык зыян булдырмый калынган. Бер ел эчендә генә дә, 2023 елда, әйләнә-тирә мохитне саклауга 10 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән, шул исәптән аларның яртысы диярлек – предприятиеләр акчалары. «Бу 2030 Стратегиясендә каралган нәрсә. Беренче чиратта бу – безнең кешеләр. Безнең Президент Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар, кешеләрнең иминлеге – югары кыйммәт, дип әйтте. Безнең төп KPI – халыктан шикаятьләрнең булмавы», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Ул, табигатьне саклау чараларына яңа импульсны «Экология» илкүләм проекты бирде, диде. 2019 елдан 17,6 млрд.сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган. 2024-2026 елларга 5,7 млрд.сумлык тагын 8 чара каралган.
Иң күп акча таләп итүче проектларның берсе – бу, һичшиксез, «Иделне савыктыру» проекты кысаларында барган ләм кырларын рекультивацияләү. Быел сентябрьдә Татарстанда булган Виктория Валериевна Абрамченко әлеге проектны флагман дип атады. Ләм кырларын рекультивацияләү чистарту корылмаларын тоталь реконструкцияләү белән бәйле. «Без комплекслы алым кулланабыз: рекультивация проектын башлагач, безгә ләм кырларын куллануны туктатырга кирәк иде. Чишелеш булып ләм утырмаларын термомеханик эшкәртү цехын төзү булды. Нәкъ менә республикабыз җитәкчелегенең, Рөстәм Нургали улы Миңнехановның барлык экологик проблемаларны хәл итүгә комплекслы карашы аркасында Татарстан Иделне савыктыру мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу буенча федераль семинарның үзәк мәйданчыгына әверелде», – дип ассызыклады экология министры.
Александр Шадриковның онлайн-эфир язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/video-85877975_456243338.