«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» лабораториясе илкүләм аккредитация системасында аккредитация критерийларына һәм ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» таләпләренә туры килүе турында аккредитация алды. Лабораториянең аккредитация өлкәсенә түбәндәге объектлар кертелгән: эчә торган, табигый өслек һәм җир асты сулары, шулай ук су, атмосфера һавасы, туфраклар, грунтлар, төп утырмалары һәм калдыклар.
2023 елда лаборатория аккредитацияләнгән затлар реестрына мәгълүмат кертеп, компетентлылыгын раслады.
Аккредитацияләнгән затлар реестрында аккредитация турында уникаль язу номеры:RA.RU.21ОМ56 от 04.02.2022.
Аккредитация буенча федераль хезмәттә аккредитацияләнгән затлар реестрындагы язуга сылтама.
Аккредитация аттестатына сылтама.
Лабораториянең аккредитация өлкәсенә сылтама.
«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясе Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт тарафыннан уздырыла торган экологик мониторинг белән шөгыльләнә, аның кысаларында республика шәһәрләренең төрле нокталарында АСКЗА станцияләре һәм күчмә экологик лабораторияләр (ПЭЛ) ярдәмендә су объектларының торышын һәм атмосфера һавасы стандартлаштырылган үлчәү методикалары белән даими тикшереп торыла.
Дәүләт йөкләмәсен үтәү белән беррәттән, лаборатория табигый (җир өстендәге, җир астындагы), агынты һәм эчәр сулар, атмосфера һавасы, туфрак һәм грунтлар, төп утырмалары һәм коммерция нигезендә калдыклар үрнәкләрен сайлап ала һәм аларга анализ үткәрә.
Хәзерге вакытта эчә торган (җир асты) суларның тулы химик анализын тәэмин итү өчен эшчәнлек өлкәсен киңәйтүгә әзерлек эшләре, шул исәптән радиологик тикшеренүләр алып барыла.
«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ лабораторияләр челтәре Татарстан Республикасының 8 шәһәрендә урнашкан: Үзәк бүлек (Казан шәһәре), Идел-Кама (Чистай шәһәре), Идел аръягы (Буа шәһәре), Кама аръягы (Түбән Кама шәһәре), Ык буе (Азнакай шәһәре), Кама буе (Чаллы шәһәре), Төньяк (Арча шәһәре), Көньяк-Көнчыгыш (Әлмәт шәһәре).
Лаборатория эшчәнлегенең бәйләүче звеносы булып Метрологик тәэмин итү бүлеге тора, ул әйләнә-тирә мохит объектларын контрольдә тотуда үлчәүләрнең бердәмлеген һәм төгәллеген тәэмин итү, лабораториядә сыйфат менеджменты системасын кертү, аның даими эшләвен һәм яхшыртуын тәэмин итү белән шөгыльләнә.