Түбән Кама районының эчәр суын лабораториядә тикшерү

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

2023 елда «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл торак пунктларында хуҗалыкта, эчәр өчен куллану максатларындагы су алу скважиналарын ревизияләү эшләрен дәвам итә.

Лабораториянең Идел-Кама бүлеге Түбән Кама муниципаль районыннан китерелгән эчәр суларның химик составын билгели. Тикшеренүләр 18 күрсәткеч буенча үткәрелә: рН, гомуми тимер, аммоний-ион, нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, кальций, гидрокарбонатлар, гомуми катылык, үлчәүле матдәләр, магний, төслелек, перманганат окисланучанлык, калий һәм натрий, коры калдык, исе һәм марганец буенча.

Эчәр суның сыйфатын билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе – аның катылыгы. Ул катылык тозлары: нитратлар, хлоридлар, магний карбонатлары, бикарбонатлар, сульфатлар, кальций сульфидлары  булуына бәйле. Эчәр суның катылыгы су тозларының төренә һәм санына карый. Тозлар сулы катламнарга үтеп керә, тау токымнары: известьташлар, гипслар, доломитлар ятмаларыннан юыла.

Катылыкның санитар-гигиена әһәмияте: каты суда сабын начар күбекләнә, чөнки шул ук вакытта сабынның натрий ионнары судан кальций һәм магний белән алыштырыла, нәтиҗәдә утырма барлыкка килә. Кагыйдә буларак, эчә торган җир асты суының катылыгы югары була (билгеләнгән санитар-гигиена нормативы 7°Ж тигез).

Геология бүлеге хезмәткәрләре су пробаларын лабораториягә илтәләр, анда алар 24 сәгать эчендә анализланалар. Катылыкны үлчәү өчен су пробасын трилон Б эремәсе белән титрлауга нигезләнгән ысул кулланыла.

Анализ нәтиҗәләре беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелә һәм «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ  геология бүлегенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International