12 апрельдә «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, экология министры Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендәге Чуваш Республикасы делегациясе белән очрашу үткәрде.
Очрашу башында Чувашиядән килгән коллегаларны күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасы пычрануга автоматик контрольлек станциясе эше белән таныштырдылар. 16 экологик пост республиканың бөтен территориясендә пычрану фактларын ачыклаганда оператив җавап бирү өчен кулланыла. Автоматик контрольлек станцияләре 20 минут саен 36 төп пычраткыч матдә буенча мәгълүмат бирә.
Шуннан соң Министрлык бинасында тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Кунакларны сәламләп, Татарстанның экология министры ведомство эшендәге һәр юнәлеш турында кыскача сөйләде, бу – экологик мониторинг, җир асты байлыкларыннан файдалану, экологик агарту, күзәтчелек, «Экология» илкүләм проекты буенча башкарылган чаралар.
«Соңгы 30 елда Татарстанда тулай төбәк продукты 3 тапкыр арткан, ә җитештерү күләмнәре 24 процентка кимегән. Болар барысы да безнең – республика җитәкчелеге, ТР Экология министрлыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм федераль коллегаларыбызның уртак эше», – дип билгеләде Александр Шадриков.
Кунакларга шулай ук әйләнә-тирәлеккә экологик мониторинг системасы (СЭМОС) эше турында да сөйләделәр. Система атмосфера һавасы торышына автоматлаштырылган рәвештә һәм өзлексез мониторинг ясый.
Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге эштән тыш, Татарстан экологлары су мониторингы буенча эшләнмәләре белән дә уртаклаштылар. Татарстан Республикасы территориясендә кулдан сайлап алу буенча 240 мониторинг ноктасы урнаштырылган, алар суның сыйфатын күрсәтә. Хезмәттәшләрне шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану, күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм «Экология» илкүләм проектын алып бару тәҗрибәсе белән дә таныштырдылар.