Цифрлы мәгълүмат банкын алып бару

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча цифрлы мәгълүмат банкын алып бару кысаларында 10нан артык картографик катлам төзелде.

Агымдагы елда тагын өч өстәмә катлам эшкәртелде:

 - судан файдалану кишәрлекләре;

 - җир асты сулары чыганакларының 3 ССЗ (санитар саклау зонасы) поясы;

 - «Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге»нә кертелгән җир асты байлыклары кишәрлекләре.

Төзелгән катламнар мәгълүматны бердәм кластерга җыярга һәм Татарстан Республикасы җир асты байлыкларыннан файдалануга анализ ясарга мөмкинлек бирде. Алынган барлык мәгълүмат экологик нормалар һәм таләпләр үтәлешен мониторинглау һәм тикшереп тору өчен файдалы. Яңа тематик картография катламнары булдыру экология өлкәсендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә, җир асты байлыкларыннан дөрес файдалануга һәм әйләнә-тирә мохитне саклап калуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International