Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры катнашында 2022 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча хисап сессиясе

2022 елның 8 апреле, җомга

2022 елның 7 апрелендә «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында хисап сессиясе булып узды. 2022 елның 1 кварталында үткәрелгән чараларга йомгак ясалды, шулай ук 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына планнар һәм бурычлар билгеләнде.

Сессияне ачу «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ хезмәткәрләрен «Геолог көне» белән котлау уңаеннан Мактау грамоталары белән бүләкләүдән башланды.

Табигый мохитне мониторинглау, экзоген геологик процессларны һәм җир асты суларын мониторинглау өлкәсендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында хәбәр ителде. Җир асты суларына эзләү-бәяләү эшләренең барышы турында мәгълүмат бирелде. Быел эзләү-бәяләү эшләре Татарстан Республикасының 7 муниципаль районы территориясендә урнашкан 9 торак пункт өчен алып барылачак.

Соңыннан ТР экология министры сессиягә йомгак ясады. «Атмосфера һавасының торышына исәпләнгән мониторинг системасын алып бару, Казансу елгасының экологик торышын яхшырту буенча сынау проектына теләктәшлек күрсәтү, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында скважиналарны ревизия ягыннан бәяләү Татарстан Республикасы халкының экологик иминлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International