«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан экзоген процессларны күзәтү

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Җир барлыкка килгәннән бирле аның өслеге өзлексез рәвештә үзгәреп тора. Бу процесс бик акрын бара һәм кеше өчен сизелми. Әмма нәкъ менә бу үзгәрешләр ахыр чиктә Җирнең тышкы кыяфәтен тамырдан үзгәртә. Мондый процесслар экзоген (тышкы) һәм эндоген (эчке) процессларга бүленә.

Экзоген процесслар – планета тышчасының гидросфера, атмосфера һәм биосфера белән үзара тәэсир итешү нәтиҗәсе. Алар Җирнең геологик эволюциясе динамикасын төгәл билгеләү өчен өйрәнелә. Экзоген процесслар булмаса, планетаның үсеш закончалыклары барлыкка килмәс иде.

Өч төркемгә бүленгән экзоген процессларның гомуми классификациясе кабул ителгән:

җилләнү – җил тәэсирендә генә түгел, ә углекислый газ, кислород, организмнарның һәм суның яшәү активлыгы тәэсирендә тау токымнары һәм минералларның үзлекләре үзгәрү;

денудация – токымнарның җимерелүе (җилләнү очрагындагы кебек үзлекләрнең үзгәрүе түгел), аларның агып торган сулар һәм җилләр белән таркалуы;

аккумуляция – җир рельефының түбән урыннарында җилләнү һәм денудация нәтиҗәсендә тупланган утырмалар хисабына яңа утырма тау токымнары барлыкка килү. Аккумуляция мисалында барлык экзоген процессларның үзара бәйләнешен билгеләргә мөмкин.

Әлеге экзоген процесслар практикада «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан өйрәнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International