Административ-идарә хезмәткәрләре

назад

Кадрлар бүлеге

Аңа йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне башкара:

  • кадрларны сайлап алуны һәм урнаштыруны гамәлгә ашыра, җитәкче вазыйфаларга тәкъдим итү өчен кадрлар резервын формалаштыру эшен алып бара;
  • гамәлдәге законнар нигезендә эшкә билгеләп кую, бер эштән икенчесенә күчерү һәм эштән азат итү, отпусклар бирү, Министрлык хезмәткәрләрен бүләкләү, хезмәт дисциплинасын һәм эчке хезмәт тәртибен бозган өчен дисциплинар җәза бирү турында боерыклар рәсмиләштерә;
  • структур бүлекчәләрдә кадрлар белән эшләүне контрольдә тота, кирәк булганда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә;
  • дәүләт хезмәткәре һәм ярдәмче-техник персонал буенча хисап төзи;
  • РФ Хезмәт кодексы, «Дәүләт граждан хезмәте турында» ТР Законы нигезендә хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бара, аларга вазыйфалар, дәүләт хезмәте буенча хәрәкәт итүгә бәйле үзгәрешләрне кертә (беренчел һәм чираттагы класс чиннарын бирү турындагы язулар, бүләкләр, хөкүмәт бүләкләре турындагы мәгълүматларны терки);
  • «ТР дәүләт граждан хезмәте турында» ТР Законы таләпләренә туры китереп, шәхси эшләрне алып бара, хезмәт таныклыклары бирә, хезмәт стажын билгеләү буенча комиссияләр эшендә, хезмәт бәхәсләре буенча комиссияләрдә катнаша;
  • хезмәткәрләрнең мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләрен карый һәм бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча җаваплар әзерли;
  • еллык отпусклар графигын әзерли һәм аның үтәлешен контрольдә тота;
  • кадрлар белән шөгыльләнүче структур бүлекчәләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен исемлекләр әзерли;
  • бүлек эше планы нигезендә, финансистлар белән берлектә, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ финанс-штат дисциплинасының торышын тикшерә.

Юрисконсульт

Аңа йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне башкара:

  • «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ эшчәнлеген хокукый тәэмин итү, Россия Федерациясе законнарын камилләштерү, Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча, шулай ук норматив хокукый актлар проектларының сыйфатын яхшыртуга бәйле эшне гамәлгә ашыра;
  • Татарстан Республикасы законнары проектларын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыклары проектларын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары проектларын, башка норматив хокукый актлар проектларын әзерли яки әзерләүдә катнаша (анализлый, хокукый экспертиза үткәрә).
  • «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»   ДБУ боерыклары, күрсәтмәләре, карарлары, боерыклары һәм башка норматив хокукый актларына хокукый экспертиза үткәрә;
  • гамәлдәге законнарда каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

 

Даутов Аяз Ринат улы
Административ-идарә хезмәткәрләре
Даутов Аяз Ринат улы
Җитәкченең ярдәмчесе
Телефон:
(843) 248-71-57
Email:
Хәсәнова Эльвира Шәүкәт кызы
Телефон:
(843)248-74-07
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International