«Зур шәһәр экологиясе» экология форумында катнашу

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

24-25 мартта «Экспофорум» үзәгендә «Зур шәһәр экологиясе» XXV Санкт-Петербург халыкара экология форумы уза. Анда “ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев һәм директор урынбасары Алексей Полюшков катнаша.

Быел форумга 6 меңнән артык катнашучы җыелды. Алар -региональ хакимият органнары, сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, табигатьне саклауның инновацион җайланмаларын һәм технологияләрен эшләүчеләр, махсус сакланучы табигать территорияләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

«Зур шәһәр экологиясе» форумы үз эшендә тәҗрибә уртаклашу, секторлар арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм табигатьне саклау буенча алдынгы технологияләрне тәкъдир итү өчен тармак мәйданчыгы буларак танытты.

Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы, Санкт-Петербург хөкүмәте, Россия экология операторы, Россия экология җәмгыяте һәм башка оешмалар ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International