Язгы сезон алдыннан «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстан Республикасы территориясендә яр һәм чокыр эрозиясе, шулай ук карст ясалу кебек куркыныч экзоген процесслар үсешен контрольгә алачак.
Әлеге күренешләр инфраструктура һәм халыкның иминлеге өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, шуңа күрә, бигрәк тә индивидуаль торак төзелешен планлаштырганда потенциаль куркыныч участокларны вакытында ачыклау мөһим. Эшләр барышында территорияләрне җир өсте маршрутлары буенча тикшерүләр үткәреләчәк, геологик мәгълүматларга анализ ясалачак, шулай ук куркынычлар бәяләнәчәк.
Шундый ук эшләр яңа торак массивлар һәм җитештерү объектлары төзүне планлаштырганда да башкарыла.
Без мәгълүматларның төгәллеген, эшләрне башкаруның оператив срокларын һәм һәр проектка индивидуаль якын килүне тәэмин итәчәкбез!
Мондый эшләр белән кызыксынсагыз, +7 (843) 248-71-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.