8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне - язның беренче бәйрәме, тормыштагы яхшы үзгәрешләргә өмет ул. Озын кыштан соң табигать уяна һәм чәчәк ата, яңа планнар һәм хыяллар, шатлык һәм өмет туа.
Сөекле хатын-кызлар, кәефегез һәрвакыт күтәренке булсын! Сезгә барлык эшләрегездә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез!