Һәр ай саен Кама буе бүлеге елгаларның гидрохимик торышын мониторинглау өчен табигый җир өсте суларына үрнәкләр сайлап ала. Табигый суның сыйфаты түбәндәге су объектларында тикшерелә:
- Кама елгасы (Әгерҗе, Тукай һәм Алабуга районнары);
- Агыйдел елгасы (Актаныш районы);
- Иж елгасы (Олы Иж) (Әгерҗе районы);
- Ык елгасы (Зур Ык) (Минзәлә районы);
- Минзәлә елгасы (Минзәлә районы);
- Шилнә елгасы (Чаллы шәһәре);
- Мәләкәс елгасы (Чаллы шәһәре);
- Тойма елгасы (Менделеевск районы);
- Нократ елгасы (Мамадыш районы).
Үрнәкләрне алу һәм суны тикшерү ГОСТ Р 59024-2020 һәм РД 52.24.309-2016 таләпләренә туры китереп башкарыла. Безнең лаборатория хезмәткәрләре бу эшне башкару өчен тиешле укыту уздылар.
Һәр үрнәккә сайлап алу акты төзелә, анда процедураның датасы, вакыты, температурасы һәм урыны теркәлә, шулай ук савытның номерлары, ул әзерләнгән материал, үрнәкнең күләме күрсәтелә. Әлеге документта шулай ук үрнәкне транспортировкалау шартлары тасвирлана.
Актта кулланыла торган үлчәү чаралары һәм ярдәмче җиһазлар, кирәк булган очракта консервация турында мәгълүмат һәм тикшереләчәк күрсәткечләр исемлеге санала. Әгәр сайлап алу процессында билгеле бер компонентларның микъдарын ачыклаулар үткәрелгән булса, бу эшнең нәтиҗәләре дә актта теркәлә.