«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Слобода Черёмуховая торак пунктындагы чишмәне һәм аның тирәсендәге территорияне тикшерделәр.
2026 нчы елның 25 февралендә су алу урыннарын һәм чишмәләрне визуаль карау, су алу мәйданчыкларының санитар торышын билгеләү, чишмә дебитларын үлчәү, үзебезнең аккредитацияләнгән лабораториядә лаборатор тикшеренүләр өчен су үрнәкләрен алу эшләре башкарылды.
Эзләнүләрнең төп максаты - планлаштырыла торган төзелеш объектларын су белән тәэмин итү өчен җирле су ресурсларыннан (җир өстендәге чишмәләрдән дә, җир асты скважиналарыннан да) файдалану мөмкинлекләрен ачыклау һәм һәрьяклап бәяләү.
Мондый эшләр «Территориаль дәрәҗәдә Татарстан Республикасы җир асты сулары мониторингын алып бару» эше кысаларында да, бюджеттан тыш эшчәнлек кысаларында да башкарыла.
Мондый эшләр белән кызыксынсагыз, +7 (843) 248-71-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.