«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең Ык буе бүлеге расланган программа нигезендә әйләнә-тирә мохит объектларының торышын мониторинглый.
Белгечләр даими рәвештә Ык, Дымка, Стәрле һәм Мәллә елгаларының гидрохимик составын тикшерәләр. Табигый су үрнәге 17 күрсәткеч буенча тикшерелә. Лабораториядә титриметрик, потенциометрик, фотометрик, турбидиметрик, гравиметрик, турыдан-туры анализ методлары кулланыла.
Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Мөслим муниципаль районнарында атмосфера һавасы сыйфатына мониторинг үткәрелә.
Азнакайда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту буенча автоматик станция тәүлек әйләнәсе эшли. Әлеге станция түбәндәге функцияләрне башкара:
-азот диоксиды, азот оксиды, дигидросульфид, күкерт диоксиды, углерод оксиды, бензол, толуол, этилбензол, хлорбензол, м-п-ксилол, стирол, фенол масса концентрацияләрен автомат рәвештә үлчәү.
- үлчәү нәтиҗәләрен җыю, эшкәртү һәм саклау;
- нәтиҗәләрне, үлчәүләр беркетмәсен алып барып, кирәкле форматта күрсәтү;
- мәгълүматларны бирелгән программа буенча мәгълүмат эшкәртү үзәгенә үзәкләштерелгән идарә итү мөмкинлеге белән тапшыру.
Лабораториянең Ык буе бүлеге шулай ук ел саен табигать һәйкәлләре территориясендә туфрак катламын тикшерә.