Радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны дәүләт исәбенә алу һәм контрольдә тоту системасы буенча хисаплар бирү

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 20 ноябрендәге 975 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы буенча радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча төбәк мәгълүмат-аналитика үзәге (РИАЦ СГУК РВ һәм РАО) функцияләре «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУга йөкләнде.

РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 15 июнендәге 542 номерлы карарының 20 пунктындагы «в» пунктчасы нигезендә төбәк мәгълүмат-аналитика үзәкләре Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендә дәүләт исәбенә алу һәм контроль объектларын исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча мәгълүматлар базасын формалаштыра һәм алып бара.

Шуңа бәйле рәвештә, хисап тотучы оешмаларга 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны дәүләт исәбенә алу һәм контрольдә тоту системасы  (СГУК РВ һәм РАО) кысаларында  формалаштырылучы барлык хисапларны (1.0-1.9, 2.0-2.12 формалары буенча) «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ җибәрергә кирәк.

Хисапларның электрон документ (бушату файлы) рәвешендә СГУК РВ һәм РАО программа тәэминатында каралган форматта «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясенең 2020 елның 7 декабрендәге 1/13-НПА номерлы боерыгы нигезендә бирелергә тиешлегенә игътибар итегез.

Хисап бирү буенча тулы мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International