Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга лицензия шартларын үтәү зарурлыгы турында искәртү

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле җир асты байлыкларыннан файдаланучылар!

Сезнең игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: законнар нигезендә лицензия ул - җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирүне раслый торган торган гына түгел, ә җир асты байлыкларыннан файдаланучы өчен:

 - геологик разведка эшләре проектын эшләү;

 - геологик разведка эшләрен үткәрү;

 - ятманы эшкәртү проектын төзү;

- санитар сак зоналары проектын эшләү кебек кайбер йөкләмәләрне дә билгели торган документ.

Лицензия шартларының үтәлешен тәэмин итү максатларында сезгә лицензия килешүләренең эчтәлегенә вакытында анализ ясарга һәм күрсәтелгән эшләрне һәм чараларны үткәрүне планлаштырырга киңәш итәбез.

Үз чиратында исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ югары квалификацияле белгечләр командасына ия, алар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә куелган теләсә нинди бурычны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм гамәлдәге законнарга җтуры китереп хәл итәргә әзер.

Мондый эшләр белән кызыксынсагыз, +7 (843) 248-71-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International