Әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглауның расланган программасы нигезендә лабораториянең Төньяк бүлеге табигый су үрнәкләрен даими сайлап ала һәм аларны аттестацияләнгән үлчәү методикалары нигезендә анализлый. Суда марганецның массакүләм концентрациясен билгеләү аның сыйфатын бәяләргә һәм әйләнә-тирә мохит, кешеләр һәм хайваннар сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган пычрануларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Марганец табигый суларда бар. Чиста хәлдә очрамый диярлек, әмма төрле руда һәм минераллар составына ул керә. Марганец минераллардан су белән юылып чыга, ә суга эләгүе исә судагы тереклек ияләре һәм үсемлекләр (бигрәк тә зәңгәр-яшел) таркалганда мөмкин. Шулай ук марганец химия промышленносте предприятиеләре һәм металлургия заводларының агып төшүче сулар эләккән сулыкларда очрый. Ул тагын кайбер авыл хуҗалыгы ашламалары составына керә, алар да суга эләгергә мөмкин