Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә 19 гыйнварда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышы узды. Катнашучылар игътибарына ике Министрлыкның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар тәкъдим ителде.
Ведомстволарның яңа проектларын һәм уңышларын бәяләргә мөмкин булган күргәзмә кысаларында «ТР Геоүзәге фәнни - җитештерү берләшмәсе» ДБУ учреждениесе эшчәнлегенең бер юнәлешен - эчәргә яракты су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын булдыру максатыннан эзләү-бәяләү эшләрен уздыруны күрсәттеләр. Бораулау комплексы, шулай ук ярдәмче геологик җайланмалар (скважиналар телеинспекциясе һәм җир өсте электр разведкасы җайланмалары комплекты) күрсәтелде.
Шулай ук кунакларга Татарстан Республикасының перспективалы су җыю урыннарын лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләү буенча өч еллык программаның арадаш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. 2025 елда безнең учреждение көче белән лицензияләү процедурасын үтү өчен шундый 200 пакет документ әзерләнде һәм муниципаль районнарга тапшырылды.
Утырыш Татарстан Республикасының Экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Намуслы хезмәте һәм табигатьтән рациональ файдалануны, экологик иминлекне үстерүгә һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклауны тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең экзоген геологик процесслар мониторингын алып бару бүлеге башлыгы Рәис Төхфәтуллинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, табигый ресурсларны өйрәнү, алардан файдалану, аларны торгызу һәм саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлеше һәм 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең геологик эшләрне оештыру һәм үткәрү бүлеге башлыгы Айрат Фәтрахманов Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.