Ел йомгаклары буенча "ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе" ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләү

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Директорның төзелеш буенча урынбасары Алексей Полюшков күпьеллык намуслы хезмәте, табигый ресурсларны өйрәнү, алардан файдалану, аларны торгызу һәм саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлеше өчен 2025 елдагы эш йомгаклары буенча РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә, җир асты байлыкларын өйрәнүгә һәм минераль-чимал базасын торгызуга керткән зур шәхси өлешләре өчен Р.Ф. Гыйльметдинов, Э.Ф. Төхвәтуллина, А.А. Павлова, А.Р. Гафарова, Г.М. Мәгъсүмова, А.С. Егорова ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 В.И. Фәтхриева, Л.В. Биктаһирова, М.Р. Сибагатуллин, Д.Ф. Гыйльванов, Д.А. Фәткуллина, Н.В. Малыгина, Р.А.Сапунов,  Ф.Ф. Мирзанурова намуслы хезмәтләре, коллективта бердәм хезмәтләре, вазыйфаи бурычларын сыйфатлы үтәүләре һәм һөнәри осталыклары өчен «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International