Лабораториянең Идел-Кама бүлеге тарафыннан кислородны химик куллануны билгеләү

2025 елның 26 декабре, җомга

Лабораториянең Идел-Кама бүлеге ай саен  Чишмә (Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында), Кече Чирмешән (Әлки һәм Чистай районнарында), Кама (Балык Бистәсе районында) елгаларында, шулай ук Кече Сөлчә елгасындагы буада (Аксубай районында) табигый өске сулар сыйфатына мониторинг үткәрә. Моннан тыш, бүлек коммерция нигезендә дә анализлар үткәрә, шул исәптән чистарту корылмаларыннан агып төшүче су үрнәкләрен дә тикшерә.

Су сыйфатының төп күрсәткечләреннән берсе - кислородны химик куллану (КХК). Бу күрсәткеч судагы органик кушылмаларның микъдарын чагылдыра һәм тикшерелә торган суның бер литрындагы органиканы тулысынча оксидлаштыру өчен кирәкле миллиграммнарда кислород белән үлчәнә. КХК су объектларының органик пычрану дәрәҗәсен бәяләү өчен киң кулланыла.

КХК ның күплеге суда органик матдәләрнең артык булуын күрсәтә. Әгәр андый су даими рәвештә ачык сулыкларга эләгә икән, бу бөтен экосистема балансын бозуга китерергә мөмкин. Төп симптом - суда эрегән кислородның күләме кимү, бу су флорасына һәм фаунасына тискәре йогынты ясый. Органик кушылмалар патоген микроорганизмнарның үрчүе өчен уңай шартлар тудыра, бу исә өстәмә рәвештә кислород дәрәҗәсен киметә һәм су составындагы токсик үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Органиканың критик концентрациясенә ирешкәндә суның үз-үзен чистарту процессы акрыная, бу исә суда яшәүче организмнарның һәлак булуына китерергә мөмкин.

Идел-Кама бүлегендә КХК ПНД Ф 14.1:2:3.100-97 методикасы нигезендә титриметрик ысул белән билгеләнә. Анализ ике этаптан тора: башта үрнәкне ком мунчасында кире суыткычлы колбаларда кайнатып оксидлаштыралар, аннары аналитик нәтиҗә алу өчен оксидлаштыручы калдыкны титрлау үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International