Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту инструменты

2025 елның 19 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 17 декабрьдә «Интеграл» фирмасы» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары К.О. Честнов белән аның эше өчен пычраткыч матдәләр чыгару параметрларының җыелма мәгълүмат базасы кулланыла торган цифрлы платформаны үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.

 2025 ел дәвамында Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре буенча җыелма база уңышлы актуальләштерелде. «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУнең атмосфера һавасын пычратуны җыелма исәпләүләр бүлеге агымдагы елга куелган бурычларны үтәде. Башкарылган эшләр һәм ирешелгән нәтиҗәләр хисабы төзелде, диаграммалар һәм чагыштыру таблицалары куелды.

Шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан, атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый торган гамәлдәге производстволарны киңәйтү яисә яңаларын булдыру мөмкинлеген анализлау өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә һәм «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге чикләреннән 3 км чикләрендә урнашкан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы, Питрәч муниципаль районы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы территорияләрендә атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» 2024 елның 9 декабрендәге1116 номерлы яңа карары гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 7 мартындагы 126 номерлы карары кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International