«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең Кама аръягы бүлеге белгечләре төбәкнең җир өсте су объектларының сыйфатын тикшерү буенча эш алып баралар. Эшчәнлек Татарстан Республикасы җир өсте су объектларына дәүләт мониторингының территориаль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Мониторинг тикшеренүләре республиканың өч районының төп су артерияләрен үз эченә ала:
- Түбән Кама районы: күзәтүләр Кызыл Чишмә поселогы һәм Берёзовая Грива авыллары тирәсендә Кама елгасында, шулай ук Борок һәм Красная Кадка авыллары янында Зәй елгасында алып барыла;
- Зәй районы: контроль пунктлар Зәй елгасында Иске Токмак авылы янында урнашкан;
- Сарман районы: мониторинг зонасына Иске Минзәләбаш авылы янында Минзәлә елгасы һәм Ләке авылы янында Иганә елгасындагы буа керә.
Лаборатор тикшеренүләр 17 төрле күрсәткеч буенча үткәрелә, бу суның сыйфатын һәрьяклап анализлауны тәэмин итә. Нәтиҗәләр нормативларның ике тибы нигезендә бәяләнә:
- балык хуҗалыгы әһәмиятендәге су объектлары өчен сыйфат нормативлары (РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы)
- гигиена нормативлары (Роспотребнадзор)
Мониторинг кысаларында Кама аръягы бүлеге сулыкларда нитрат ионнары концентрациясен системалы рәвештә күзәтә. Гамәлдәге нормативлар нигезендә, балык хуҗалыгы әһәмиятендәге су объектлары өчен нитратларның ПДК 40 мг/дм3 тан артмаска тиеш.
Бу күрсәткечкә системалы контроль нитратлар артуны вакытында ачыкларга һәм экологик вәзгыять үзгәрешләренә оператив җавап бирергә, су экосистемаларын яклау буенча тиешле чараларны тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.